Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тиеп авыручылар арта

Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматларга күз салсак, салкын, яңгырлы һава торышы тору сәбәпле, авыручылар саны арта бара.

Бер атна эчендә 41 кеше салкын тиеп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларга ОРВИ һәм пневмония диагнозлары куелган. Алар арасында җиде бала да бар.

– Коронавируска каршы, вакцина ясау дәвам итә. Бүгенге көндә районда 3365 кеше прививка ясатты. Барлык төр вакциналар да бар. Һәркем больницага килеп ясата ала , – диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Моннан тыш, гриппка каршы прививка ясау башланган.

– Гриппка каршы вакцина әле балаларга гына кайтты. Барысы 570 доза. 350 балага гриппка каршы вакцина ясалды. Олыларга шушы арада кайтачак, – диде Гөлия Фәрит кызы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә 14 сентябрь көнне Әтнә районында да бер кешедә коронавирус очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев