Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт булу өчен күпме отжиматься итәргә кирәк: галимнәр төгәл санын атадылар

Күнегүне бер минут эчендә башкарыгыз – күпме булдыра аласыз. Ә хәзер үз нәтиҗәгезне идеаль нәтиҗә белән чагыштырып карагыз.

Отжимания трицепсы һәм бицепсыны зурайтырга булыша, күкрәк, җилкә, аркага тәэсир итә, хәтта үз-үзеңә булган таләпне күтәрергә ярдәм итә. Әмма аның йогынтысы сәламәтлек өчен тагын да күбрәк, әгәр күнегүләрне көн саен билгеле бер санда башкарсаң. Күпме тапкыр икәнен Гарвард галимнәре әйтте.

2019 елның февралендә Journal of the American Medical Association тикшеренүләр нәтиҗәсен игълан итте: отжиманиенең йөрәк мускулларын тылсымлы рәвештә ныгытучы һәм хәтта гомерне озайта торган төгәл саны бар.

Экспертлар 10 ел дәвамында меңнән артык ир-атның - Индиана штатының янгын департаментларының хезмәткәрләренең сәламәтлеге торышын күзәттеләр. Мондый максатчан аудитория юкка гына сайланмаган: бу кешеләр, күпчелектән аермалы буларак, даими рәвештә физик нормативлар тапшыра. Димәк, аларның ничә тапкыр отжиматься итүен төгәл ачыкларга була. Бу санны галимнәр янгын сүндерүчеләрнең медицина карталарындагы язмалар белән чагыштырдылар. Һәм гаҗәп хәлгә дучар булдылар.

Рәттән 40 һәм аннан да күбрәк отжимание ясаган ир-атларда йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы, 10 тапкыр һәм аннан да кимрәк эшләүчеләрнекенә караганда 96% ка кимрәк булган.

Идәннән 20-30 тапкыр отжиматься итү сәләте дә начар түгел. Бу очракта йөрәк белән проблемалар килеп чыгу куркынычы 10 тапкыр отжиматься иткән контроль төркем белән чагыштырганда 75% ка кими.

Мөһим ремарка: кеше 60 секунд эчендә башкарырга сәләтле булган отжимание саны гына исәпкә алынган. Шуңа күрә ярты сәгатькә сузылган “ялкау” “двадцаточка” саналмый. Бары тик бер минут, бары хардкор!

Чыганак: https://lifehacker.ru/skolko-nuzhno-otzhimatsya/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/отжимания-спорт-пляж-гимнастика-4603956/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев