Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб стресс кичерү күзләр өчен куркыныч булуы турында кисәтте

Күз күрүе начарайган очракта белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки моннан соң йөрәк проблемалары килеп чыгарга мөмкин.

Озакка сузылган стресс кичерү барлык органнарга, шул исәптән күрү системасына да тискәре йогынты ясый. Sputnik радиосына биргән интервьюда медицина фәннәре докторы, профессор, офтальмолог һәм офтальмохирург Игорь Азнаурян шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, озак вакытлар нервлану халәтендә булганда кеше күргән әйбер ике булып яки томанлы булып күренергә, кинәт кисү кебек хис барлыкка килергә мөмкин. Шулай итеп нерв рецепторлары ярсыну барлыкка килә.

«Әгәр күз авырта башласа, алга таба йөрәк-кан тамырлары системасы да үзен сиздерәчәк, ә бу инде тормыш сыйфаты өчен генә түгел, яшәү өчен куркыныч булырга да мөмкин. Проблеманы хәл итәргә кирәк», — дип искәртте табиб.

Белгеч-офтальмолог һәм неврологка тиешле дәвалау сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма стрессны кайбер физик күнегүләр, мәсәлән, актив җәяү йөрү белән җиңәргә мөмкин.

«Актив хәрәкәт, мәсәлән, актив йөрү киңәш ителә. 40 яшьтән соң кешегә көнгә 3-4 километр булса да җәяү йөрергә кирәк», — дип сөйләде Азнаурян. Аның сүзләренә караганда, мондый мускул эшчәнлеге стрессны бетерәчәк.

Шулай ук күңелсез хис-кичерешләрне бетерердәй күнегүләрдән файдаланырга була.  

«Иң яхшысы — бүлмәдә утны сүндерергә, күзне йомарга, урындык аркасына сөялеп утырып, интенсив кара төсне күз алдында китерергә кирәк», — дип киңәш итә табиб. Медитацияне 2-4 минут эчендә башкарырга кирәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-02-2021/tabib-stress-kicher-k-zl-r-chen-kurkynych-buluy-turynda-kis-tte-5806208

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев