Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 52 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 465 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 39 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 22, Чаллыда — ун, Яшел Үзән районында — җиде, Тукай районында алты очрак теркәлгән. Коронавирус инфекциясе республиканың барлыгы тугыз муниципалитетында ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 23 465 очрагы рәсми рәвештә расланган, 20 903 кеше (шуларның 44е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 748 029 кеше (шуларның 6 418е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 510 152 кеше икенче дозаны да алган.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/22-07-2021/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyasene-52-ya-a-ochragy-terk-lg-n-5831134

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев