Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә республикада яшәүче 71 кеше коронавирустан терелгән.

Узган тәүлектә тагын 51 кеше Covid-19 коронавирусын йоктырган.

«Узган тәүлектә яңа коронавиурс йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән. Республикада барлыгы 23 149 кешенең ковид йоктыруы ачыкланган», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Төбәктә яшәүче 1,6 мең кеше табиблар күзәтүендә кала, алар авыру кеше белән аралашкан яки ковид йоктырган дигән шик бар.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада яшәүче 71 кеше коронавирустан терелгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/16-07-2021/tatarstanda-tagyn-51-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5830498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев