Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 31 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 31 яңа очрагы ачыкланган. Барлык очракта да чир аралашу юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«14 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 17 кеше өйдә дәвалана», — диде ведомство белгечләре.

Авыручылардан 16 кеше Казанда, алтысы — Чаллыда, бишесе Тукай районында яши. Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Питрәч районнарында чир йоктырган берәр кеше булуы ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 21 998 кешедә коронавирус авыруы булуы теркәлгән. 19 476 кеше терелгән, шуларның 110ы — соңгы тәүлек эчендә.

Татарстанда 438 586 кеше Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узган, 325 756 кеше икенче прививка ясаткан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-31-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5827176

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев