Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә тагын 38 кеше коронавирус йоктырган

Авыру йоктыручылар арасыннан 13 пациентны хастаханәгә салганнар.

Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 38 очрагы теркәлгән.

Алар арасыннан бер кеше генә авыруны читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Унөч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда, башкалада 17 кеше чир йоктырган. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Чаллы алда бара, анда сигез авыру ачыкланган. Covid-19 авырулары барлыгы 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 19 310 очрагы расланган. Татарстанның 16 111 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы - узган тәүлектә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/28-03-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-tagyn-38-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5815695

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев