Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Таҗвирусы, таҗвирусы… кайчан чигенерсең син

Кызганычка каршы, чигенергә дә, бетәргә дә уйламый ахыры бу чир. Бөтен җир шарын чолгап алды. Шунысы тагын да куркыныч, үлүчеләр саны көннән-көн арта. Инде өченче дулкыны бара.

Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматлар буенча, госпитальдә бүгенге көндә 20 кеше ята. Койкалар тулы.
– Пневмония белән авыручылар саны арта, – диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.
Таҗвирусын туктатуның бердәнбер ысулы, вакцина дисәләр дә, кадатырга ашыкмыйбыз, куркыта. Аннары социаль челтәрдәге төрледән төрле мәгълүматлар да шиккә калдыра. Ул чир миңа килеп җитмәс кебек тоела шул. Шәһәрдә яшәгән кыз туганым да, вакцина ясатуны сузды, төрле сәбәпләрен тапты. Һәм менә таҗвирусы аны да эзләп тапты. Бүгенге көндә өендә авырып ята. Телефоннан шалтыратып, “Ничек хәлләрең?” – дип соравыма, 
җаныем (үз хәлен, үзе генә беләдер инде):
– Исән-сау тазарсам, прививка ясатам, – дип әйтеп куйды.
Аның газап чигеп ятканын күргәч, үзем дә вакцина ясаттым. 
Хәер, прививка ясату һәркемнең үз ихтыярында. Шунысы куркы-
ныч, бу зәхмәт чир, олысына да кечесен дә карап тормый.
Шунысын да әйтергә кирәк, таҗвирусы белән авыручы кеше, бер.ай узмыйча прививка ясата да алмый. Димәк, теләсәң теләмәсәң дә көтәргә туры киләчәк. Иң мөһиме сәламәт булыйк, авырмыйк. 
Авырттым да беттем түгел, чирдән терелү бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев