Әтнәдә балалар бакчалары ябылмый
Россия Президенты В.В. Путинның боерыгы нигезендә 28 марттан 5 нче апрельгә кадәр киләсе атна ял көне итеп игълан ителде.
Шушы боерыкны үтәү максатыннан, районыбыз оешмаларының кайсы эшли, кайсы эшләми икәнлекне барлаганчы, әти-әниләр иң элек "Балалар бакчалары эшлиме икән", дип сорадылар. Чөнки, байтак оешма гадәти режимда эшен дәвам итәчәк.
- Балалар бакчалары ябылмый, үз эшен дәвам итә,- диделәр район җитәкчеләре.
- Балалар бакчаларына фильтр керттек. Кат-кат тикшереп кенә кертелә балалар, бу бар балалар бакчаларына да кагыла - диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.
С.Мингатина фотосында - Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев