Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәнең 3 кешесе - карантинда

Коронавирус. Кайсы якка карасаң да коронавирус турында сөйләнә. Баштарак бөтендөнья буенча авыручыларны гына күзәтсәк, Россиядәге статистика да уйлата хәзер. Элегрәк бу чиргә уен гына итеп караучылар да җитдиләнеп калды кебек.

Россия буенча бүгенге көнгә 438 кеше https://стопкоронавирус.рф/#   теркәлгән.  Бер тәүлектә Мәскәүдә 71 кеше бу авыртуны йоктырган. Үлүчеләр юк, Аллаһка шөкер. 17 кешенең терелүе дә өмет уята. 

     Берүк вакытта таләпләр катгыйланды. Ике дистәдән артык кеше бер урында җыйналмаска тиеш. Чит илләргә, Россиянең төрле төбәкләренә бару тыела. Кайтучылар килеп туган хәлне аңлап, өйдә утырырга тиеш. Монысы безнә кагылмас кебек иде. Тик,  урыслар "Мир тесен", диләр.

-  Әтнә районында да бүгенге көндә читтән кайткан 3 кеше карантинда утыра. Икесе  - Дубайдан, берсе Тайландтан кайткан -  диләр табиблар.  Берүк авырый күрмәсеннәр.

Баштарак  Кытайда бу чир башланганда, "Кытай кайда да без кайда..." , дип сөйләшә иде халык. Бик якында булып чыкмагаек. Шунлыктан һәр таләпне үтәү зарур.

- Таләпләр үзебезгә дә катгыйланды. Диспансер тикшеренүләрен, профилактик медицина тикшерүләрен туктаттык. Больницага бары авырып китүчеләр генә күренергә килә. Алар да маскадан булырга тиеш. Бу - төп таләп, - ди Әтнә район үзәк больницасының баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев