Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда 55 кеше коронавирус йоктырган, 69 кеше ковидтан терелгән

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 35 кеше ковид йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагы теркәлгән. 7 кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 43 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 35 кеше ковид йоктырган. Чаллыда ковид йоктыруның 11 очрагы, Тукай районында өч очрак ачыкланган. Түбән Кама районында ике кеше, Алексеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Баулыда берәр кеше ковид йоктырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 23931 тапкыр куелган. Татарстанда 1274 кеше (узган тәүлектә — 69 кеше) коронавирустан терелгән. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/31-07-2021/uzgan-t-lekt-tatarstanda-55-keshe-koronavirus-yoktyrgan-69-keshe-kovidtan-terelg-n-5832200

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев