Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Балалар ялы дәвам итә

Мәктәпләрдә уку елы башланырга әле ай ярым вакыт бар – димәк, җәйге каникул дәвам итә.

Кызганычка каршы, быел да районда "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагере ачылмады. Бары тик июнь аенда районыбызның 2 урта мәктәбе базасында мәктәп яны лагерьлары оештырылды. Олы Әтнә урта мәктәбендә “Ромашка” лагеренда - 160 ,  хезмәт лагерында 40, Комыргуҗа урта мәктәбендәге “Ал җилкәннәр” мәктәп яны ял һәм  сәламәтләндерү лагерында 20 бала ял итте. Моннан тыш, районыбыз укучылары палаткалы “Сәләт” лагеры һәм форумында файдалы һәм мавыктыргыч ялда булып кайттылар.

Август аенда районыбызның 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балаларга Лаеш районында урнашкан “Санта” санаториясендә эшләп килгән балалар лагеренда  ял итү мөмкинлеге бар. Волга елгасы буенча урнашкан искиткеч матур табигатьле, барлык уңайлыклары булган мәйданчыкны укучыларыбыз үз итәр, дип ышанабыз.

Елның-елында биредә республикабызның төрле районнарыннан килгән балалар ял итә. Быел Әтнә районы балаларына да менә дигән мөмкинлек туган. Шунысын да әйтергә кирәк, путевакага түләү бәясенең яртысы кире кайтарылачак та. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев