Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әфганчыларга - зур бүләк!

Быел 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тула.  Менә шул уңайдан бүген Яңа Шашы мәктәбендә  интернационалист  сугыш ветераннары белән очрашу оештырдылар.  Очрашу сәгать 10 да башланды.

Хәтерләсәгез, Яңа Шашы авыл җирлеге бу уңайдан да үрнәк булырлык итеп эшли. Тамга өчен генә түгел икәнлеге яхшы күренә, дип язган идем. 

Әзерлек эшләре алдан башланды. Әлеге авыл җирлегеннән 4 ир-егет  Әфган җирендә үз бурычын үти. Менә шул ветеран сугышчыларның капкасына беркетергә авыл җирлеге элмә такталар ясатты. Моны оештыручы -авыл җирлеге башлыгы Сабирҗанов Марат Сорур улы.  Тагын бер зур бүләк - "Таң" хуҗалыгы ярдәме белән шушы җирлектә  туып үскән интернационалист сугышчы егетләргә истәлеккә китап бастырдылар алар. 

- Яңа Шашы мәктәбе коллективы, китапханәчеләр  бик булышты, мәгълүматны компьютерда җыеп, туплап бирделәр. Бу сугыш ветераннары онытылырга тиеш түгел, Аллага шөкер, исән-сау кайттылар. Кызганыч, аларның берсе Шакиров Радик инде вафат. Калганнары исән-сау, гаиләләре белән яшәп, эшләп йөриләр. Кайда да үрнәк... Без үзебезчә менә шушы хезмәтебез белән аларның исемен мәңгеләштереп, аларны бу истәлекле көн белән котлап, рәхмәт әйтергә уйладык - ди Марат Сорур улы.

15 февральдә оештырылачак бәйрәмгә 1983-1985 нче елларда интернациональ бурычын үтәгән  Сап егете Ситдиков Илфар Билал улының кайта алмавы мәгълүм булгач, ул Яр Чаллы шәһәрендә гаиләсе белән яши, элмә тактаны аңа кайткан вакытын туры китереп, алдан тапшырдылар. 

Ә калган өч ветеранга - Чембулат авылында яшәүче Әнәс Җәләлиевкә, Мамыштан Халиков Фәргать Фаяз улына, вафат булган Шакиров Радик Рафаэль улына ( 11.09.1969-09.10.2012) тиешле элмә такталар бәйрәм көнендә  тапшырылачак.

Ә бүген мәктәптә зур чара узды.

Фотоларны хәбәрчебез Гөлнара Корбанова җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев