Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Кайбер илләр коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатучыларга үз чикләрен ача

Март аеннан Кипрга килүчеләрдән вакцинация узган очракта ПЦР нәтиҗәләрен сорамаячаклар.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка сәяхәтчеләр өчен кайбер илләрнең чикләрен ача.

Россия туроператорлар ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу айда Сейшель утрауларында коронавируска каршы прививка ясаткан туристларны кабул итә башлаганнар, анда вакцинация кампаниясе старт алган. Сәяхәтчеләр исә ПЦР нәтиҗәләре тискәре булган очракта һәм вакцинация үтү турындагы сертификат белән кертелә.

Моннан тыш, Исландия һәм Румыния дә прививка ясаткан туристлар өчен карантинны гамәлдән чыгарырга карар кылган.

Март аеннан Кипрга килгәндә прививка ясаткан туристлардан ПЦР нәтиҗәләрен сорамаячаклар, Маврикий исә карантинда утыруны гамәлдән чыгара.

«Израиль, Греция, Испания, Бельгия, Эстония, Дания, Венгрия һәм Польшада әлегә бу хакта фикер алышалар», - дип хәбәр иттеләр туроператорлар ассоциациясендә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк коронавируска каршы прививка ясаткан туристларның узган елның мартында үз чикләрен япкан Грузиягә сәяхәт кыла алачагы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-01-2021/kayber-ill-r-koronavirus-infektsiyasen-karshy-privivka-yasatuchylarga-z-chikl-ren-acha-5802800

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев