Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

"Нечкәбил"нең нәтиҗәләре

Кичә безнең Әтнә районында "Нечкәбил - 2019" республика бәйгесенең сайлап алу туры булды. Нәтиҗәсе ничек булды, дип кызыксынасыз.

Иң элек әлеге республикакүләм бәйгенең ярымфинал өлеше дә көз көне Әтнә районында буласын хәбәр итик.

    Кичә һәр катнашучы белән аерым эшләделәр, һәркайсының презентациясен, чыгышын тыңладылар. Безнең Әтнә "Нечкәбил"енә бәя бик уңай.  Бәя бирүчеләр мәдәният бүлеге мөдиренең әйдәп баручы белгече Әлфинә Илдар кызы Мөхәммәтҗанованың эшен югары бәяләп, аның активлыгын, бар яктан да килгән лаеклы кандидат икәнлеген әйттеләр. Аның белән эшләргә рәхәт, иҗади, дип билгеләделәр.

Әле катнашучыларның гаиләләре белән бергә чыгыш ясыйсылары бар. Барысы да катнашасы.

- Бик лаеклы кандидат. Мәдәният өчен җанын фида кылырга әзер, бер кызы  - "Алчәчәк" бию төркемендә, икенче кызы "Конфетки" вокаль ансамблендә йөри. Иҗади эшли белә, бик актив, бар яктан килгән. Әлфинә Илдар кызының финалга үтәчәгенә минем шигем юк.  Үзебезнең белгечнең, Әтнә кызының җиңүчеләр арасында булуын бик телим,- дип бәяләде аны  мәдәният бүлеге мөдире Азат Гыйльметдин улы Хәйретдинов та.

Мин дә аның белән килешәм. Уңышлар, Әтнә "Нечкәбиле"е!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев