Өч кеше коронавирустан вафат булган
Республикада Covid-19 вирусы аркасында вафат булучылар саны 712 кешегә җитте.
Татарстанда өч кеше — 1936, 1938 һәм 1949 елда туган хатын-кызлар яңа коронавирус инфекциясе аркасында вафат булган.
Үлемнең сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. «Вирус идентефикацияләнде», — диелә Татарстан Республикасы Сәламатлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.
Шулай итеп, Covid-19 вирусы аркасында вафат булучылар саны республикада 712 кешегә җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев