Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Путин аз керемле гаиләләргә 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр хакында әйтте

Россия Президенты шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.

«Дәүләт гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшләячәк. Бу — безнең өчен өстенлек… Без яңа карар кабул итәргә — аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр билгеләргә, аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге чара 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, гаиләләр беренче түләүләрне майда алачак», — дип искәртте Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән котлаганда.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, көмәнле хатын-кызлар һәм җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр өчен дәүләт тарафынан айлык түләүләр каралган инде. Мондый ярдәмне 8-16 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналар да ала.

Владимир Путин шулай ук гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм якын кешеләренең игътибарын, җылылыгын тоеп яшәүләрен, гаиләгә, балаларга, оныкларына, хезмәттәшләренә һәм дусларына бүләк итә торган яхшылыкның үзләренә кире кайтуын теләде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/08-03-2022/putin-az-keremle-gail-l-rg-8-16-yashlek-balalar-chen-ya-a-t-l-l-r-hakynda-ytte-5850861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев