Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә

1 октябрьдә узачак түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат.

1 октябрьдә 11:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан муниципаль районнарда халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнар сораулар белән район администрациясенә 2-10-16 телефонына шалтыратып җиткерә алалар. Кабул итеп алынган сораулар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрелә.
Чара темасы буенча сораулар җибәргән кешеләр үзләре үк Әтнә район хакимиятенең актлар залында (Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 нче йорт) узачак видеоконференциядә катнаша алачаклар.

Бу хакта Әтнә муниципаль районы администрациясеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев