Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

19 команда әүмәкләште, аунашты - Әтнәдә яңа турнир

Спортка Әтнәдә зур игътибар бирелгәнен бөтен республика белә. Аллаһка шөкер, һәр спорт төре буенча уңышларыбыз да бар. Һәм бу Спорт мәктәбе һәм Яшьләр эше, спорт туризм бүлегенең балалар өчен барлык мөмкинлекләрне файдалануыннан килә.

Бүген зур яңалык кертеп, "Ашыт" спорт комплексының  ике спорт мәйданчыгында зур турнир булды:  һәр мәктәптән - ике команда, барысы 19 команда,  киез итек киеп,  карда мини-футбол уйнадылар.

 Турнирда 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Төп таләп: бар укучы да  резина аслы киез итектән булырга тиеш иде. "Резиналы булгач, бик таеп егылмаслар дип уйладык",- диделәр турнирны оештыручылар. 

Иртәдән башланган бәйгене күзәтеп торучылар да уенны  ошаттылар. Ә укучылар рәхәтләнделәр, әүмәкләштеләр, аунаштылар. "Уйнавы җиңел булмагандыр, кар ерып, киез итектән, тик бер генә команда да уенны туктатмады, ахырга кадәр уйнады",- дип сөенделәр турнирны оештыручылар

Нәтиҗәдә, 1-4 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр:

1 урында -Олы Әтнә мәктәбе командасы, 

2 урында - Олы Мәңгәр мәктәбе командасы, 

3 урында - Түбән Бәрәскә мәктәбе командасы 

5-8  сыйныф укучылары арасында җиңүче командалар:

1 урында - Олы Әтнә мәктәбе командасы,

2 урында - Яңа Шашы мәктәбе командасы, 

3 урында - Түбән Көек мәктәбе командасы 

Уенны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов та күзәтте һәм уңай бәяләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев