Әтнәдә бассейн һәм чаңгы базасының эш графиклары
спорт

Әтнәдә бассейн һәм чаңгы базасының эш графиклары

Яңа ел каникуллары чорында алар ялсыз диярлек эшлиләр.

«Дулкын» бассейнында 31 декабрь көнне кыска эш көне көтелә. Ә 1 гыйнвар көнне ял итәләр. (Хәер, ул көнне кемнеңдер су коенырга барырга теләвен күз алдына бик китереп булмый да).

2 гыйнвардан башлап көн дә эшләячәк.

Ә менә чаңгы базасы дүшәмбедән кала көн дә эшли. Тик ял көннәрендә дүшәмбе 5сенә – ягъни, чаңгы базасын ачу көненә туры килә. Шуңа күрә чаңгы базасы Яңа ел каникуллары чорында көн дә эшли дию дөресрәк булыр.


Нет комментариев