Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Авыллар ГТО нормасын тапшыра башлады

Чираттагысы - Бәрәскә белән Күңгәр авыл җирлегендә булачак.

ГТО нормасы һәркайсыбызга мәктәп елларыннан ук таныш. Менә шул елларны искә төшереп, “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы нормативларын алу 2014 елда яңадан тормышыбызга килеп кереп, оешмаларда эшләүче белгеч-җитәкчеләребез үзләрен күптәннән сынап карый башладылар. Уңышлы узып, значок, таныклык алучылары да җитәрлек.

Әтнә районында халыктан сынау алу үзәге булып, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тора. Сынауларны 3 категорияле судьялар ала. Бу уңайдан спорт мәктәбе тренерларының махсусм ГТО курсларында укып, судьялыкка таныклык алып кайтуларын да әйтү кирәк.

Менә шушы ГТО нормасын тапшыруга үзгәреш кертеп, кичә спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин һәм судьялар Шәрәфиев Рафик, Сафин Руслан, Гәрәев Фаил, Ваһапов Альфред авыл җирлеге, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә, Кышлауда - авыл мәдәният йортының спорт залында, Яңа Шашыда мәктәпнең спорт залында 18 яшьтән югарырак авыл кешеләренең физик чыдамлыкларын бәяләделәр.

  • Белгәнегезчә, безнең белгечләребез, җитәкчеләр, район үзәгендәге оешмаларда хезмәт куючылар “Ашыт” спорткомплексында ГТО нормаларын тапшырып торалар, мәктәп укучылары да укыган вакытта бирәләр бу норманы. Ә авылларда яшәүчеләр - терлекчеләр, игенчеләр гел читтә калды, аларга игътибарыбыз җитеп бетмәде. Авыл җирлеге башлыклары, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, без менә шушы ГТО нормаларын авылларда ала башларга булдык. Февраль-март ае урталарына бу нормаларны авылларда яшәүчеләр тапшырып бетерерләр, дип уйлыйм. Авыл халкы курыкмасын, без аны бәйрәм рухында үткәрәбез. Кичәге сынаулар моның шулай икәнлеген күрсәтте. Авыл кешеләре башта куркып торганнар иде, аннан соң үзләре дә бик теләп, үз көчләрен сынап карарга тотындылар. ГТО дигәч тә, бу әле үткәрдек тә бетте түгел, үткәргәнче бу авылларда яшәүчеләр белән сөйләшергә, аларның исем фамилияләрен ГТО сайтына кертергә кирәк, менә шуннан соң гына тапшырып була бу сынауны... - дип аңлата район спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

    ГТО сынауларны тапшырып карап, һәр кеше үзенең тизлек, көч, җитезлек, чыдамлык буенча физик сыйфатларын сынап карый ала. Яшькә карап, бу сынау 11 баскычтан тора. Һәр баскыч 6-13 сынауны үз эченә ала.

Нормативларны уңышлы уңышлы үтәгән очракта, һәр тапшыручыга алтын, көмеш, бакыр знак һәм таныклык бирелә. Знакка ия булуның да тәртибе бар, мәсәлән, 8 нче баскычны алыйк: 40-49 яшендәге кешеләр катнашса, ул бакыр значок өчен – 5, көмеш значок өчен -5, алтын значаок өчен 7 сынауны тиешенчә узарга тиеш булып чыга. Һәрберсенең үз бәяләү тәртибе бар.

Катнашкан кешенең нормативларны ничек үтәвен беләсе дә килә, бу очракта документлар белән https//www.gto.ru/ сайтында танышып була. Кешегә знак билгеләнгән очракта алтын знакка Россия спорт министрлыгы тарафыннан Павел Анатольевич Колобков имзасы белән, ә көмеш, бакыр знак билгеләү өчен Татарстан спорт министры Леонов Владимир Александрович имзасы белән приказ чыгарыла.

 

Ул көнне авылыбызның спорт сөючеләрнең олысы- кечесе мәдәният йортынын спорт залына жыелды.Үзләренең көчләрен дә сынап карыйсылары килә, баштарак бераз куркып та калдылар, башлангач куркулар онытылды. Һәркайсы уңышлы тапшырды. Катнашучыларның иң яшенә 18 яшь булса, өлкәненә 70 яшь иде, -ди Кышлау мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Шакирова да.

Фотолар спорт мәктәбе альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев