Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Чаңгы шуу - иң шәбе

Районыбызның төп спортчысы - Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин бәйрәм табыннарыннан соң кире формаларга кайтуның ин яхшы юлы энә шул дип саный.

" Хәрәкәт кирәк, саф һава, - ди спортчы. Бәйрәмнәр озакка сузыла, кунак - кунак йөреш, табын артында сәгатьләр буе утыру үз эшен эшләми калмый. Организмга көч килә, авырлык хисе, хәлсезлек күзәтелә. Бу очракта иң шәбе - чангыга басу. Моның өчен аерым күнекмәләр булу кирәкми. Җайлап кына урман буйларын әйләнеп кайтыгыз, рәхәтләнеп саф һава сулагыз - нәтиҗәсен үзегез күрерсез. Спортнын зыяны юк аның. Инде салкын дисез икән, безнең " Ашыт" спорткомплексында тренажерларда шөгыльләнергә мөмкин. Алар 1 январьдан тулы көчкә эшли.Йөзәргә теләүчеләр өчен бассейн 3 январьдан ачык. Каенсар урманында урнашкан чаңгы базасы да сезнең карамакта. Көн саен биредә 70 ләп кеше чангыда йөри биредә. 8 январь көнне биредә без Чаңгы сезоны ачылу уңаеннан "Кышкы фестиваль " үткәрүне дә күз дә тотабыз. Биредә төрле уеннар оештырылачак. Килегез, укенмәссез. Гомумән, районыбызда сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен барлык уңайлыклар да тудырылган бүгенге көндә.Хоккей яратучылар өчен катоклар әзер. Воллейбол уйныйсын килсә - һәр авыл мәктәпләренең спорт залларына рәхим ит. Иренмәскә генә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев