Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Фаилнең зур җиңүе!

Шимбә көнне районыбызның 8 көрәшчесе - 2001-2002 нче елгылар, Биектауның легендар көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә уздырылган республика турнирында катнаштылар.

Тумышы белән Татар Әйшәсе авылыннан булган батырны хөрмәтләп,  район үзәгендәге спорт комплекс каршында аның бюсты булдырылган. Көрәшчегә хөрмәт районда яхшы ук сизелә. Соңгы елларда монда Данил Галиев истәлегенә яшьләр арасында республикакүләм  турнир да уза. Ел саен масштаблырак була бара, дип бәялиләр моны көрәшчеләр. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин  һәм аның командасының тырышлыгы бу!

    Быел да бу бәйгедә 13 районнан йөздән артык көрәшче катнашты. Шуның сигезе- әтнәләр. Көрәш тренеры Руслан Сафин җитәкчелегендәге бу көрәшчеләр соңгы вакытта кайларда гына чыгыш ясамыйлар, "Чыгып киткәннәрен кайчак белми дә калабыз", - ди спорт мәктәбе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

    Менә шундый зур бәйгедә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Фаил Гайнетдинов 90 кглы авырлыкта өченче урын яулады.

Сөбханалла. Бу Фаилнең дә, тренеры Руслан Сафинның да зур уңышы. Котлыйбыз Сезне.

                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев