Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Әледән - әле йокыгыз килсә, бу - витамин кытлыгы

Кәеф тә әйбәт кебек, эшли дә башлыйсың, һәм кисәк кенә авыз ачыла, йокы килә башлый, арыганлык сизелә. Нилектән бу?

Табиблар моны организмга витамин җитмәү белән аңлата.

Аеруча бу вакытта организмга тимер, бакыр һәм В12 витамины җитми. 

Әгәр күзегез кызарса (әмма яшьләнмәсә) һәм күрү сәләте начарланса, димәк сезгә А витамины һәм В витаминнары җитми.

Әгәр тән тирегез коры булса, авыртып торса, кызарса һәм тимгелләр белән капланса, димәк сезгә аксым, В, С витаминнары җитми.

Витамин гына димәгез, С һәм А витаминнары  организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.  Томат согында  бу ике витамин барын белә идегезме, бер стакан томат суында бу витаминнарның көнлек запасының яртысы бар икән.

Кешенең кальцийга булган көнлек ихтыяҗын  100 грамм сыр тәэмин итә. 

Алда әйтелгән витаминнар, монда әйтелмәгәннәре дә хәзер дефицит түгел. Ярмалар бар, боткалар пешереп ашагыз. Җиләк-җимешне онытмагыз. Кибеттән алганчы , туңдыргычка салганнарны куллана торган чак. 

"Сәламәтлек календаре"  файдаланылды.

                                                                                                                                   Иң элек табибка күренергә онытмагыз. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев