Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать шифаханәсе

Кара миләш турында онытмадыгызмы?

Кара миләш өлгереп килә.

Кара миләшнең дәвалау үзлекләре шактый. Мәсәлән, аның составында капиллярларны ныгытучы Р витамины кара карлыгандагыга караганда 2 мәртәбә күбрәк. Шуңа да әлеге витаминны эшләп чыгарганда кара миләшне төп чимал итеп алалар. Аның җимешләрендә йод та күп.

Дәвалау максатыннан аны күпчелек витамин җитмәгәндә, бөердә таш булганда, гипертония, цистит вакытында кулланалар.

Пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Ә кипкән җимешне дизентерия вакытында киңәш итәләр.

Халык медицинасында -  кара миләш

Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 кг кара миләшне 700 г шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100 әр г ашарга кирәк.

Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 әр г ашыйлар.

Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1 әр стакан эчәргә.

Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек куу өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4 кә бүлеп эчәргә.

Эч киткәндә 1 а.к. кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә.

Эч китү, дизентерия, ашказаны, эчәклекләр авыртканда, гипертония вакытында көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 мл яңа сыгылган кара миләш согы эчәргә.

Ел дәвамында кара миләш, гөлҗимеш һәм кара карлыган чәе эчәргә кирәк. Дәвалаучы чәй өчен 1 аш кашыгы кушылмага 1 стакан кайнар су коярга. Дөрес, бу чәйне 15-20 минут кына түгел, 4-5 сәгать пешерергә кирәк. Көненә 3-4 стакан чәй эчәргә.

Кара миләшне гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында 3 атнадан артык кулланырга ярамый.

Чыганак: https://igelek.ru/kara-milesh-turynda-chernaja-rjabina/

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев