Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать шифаханәсе

Кычыткан ашы ашаганыгыз бармы?

Әбиләрнең “Сугыш вакытында безне кычыткан ашы гына коткарды”, диюләрен күбебез белә.

Эш шунда, кычыткан – бик файдалы үсемлек. Бу очракта аны ашар өчен дияргә кирәк. Кычыткан составында B, C, E, K витаминнары һәм каротин бар. Моннан тыш ул сидек куу һәм ялкынсынуга каршы үзлеккә ия, нерв системасын тынычландыра (әтәләсә – киресенчә ))). Ашказанындагы җәрәхәтләрне тазарту процессын тизләтә. Ә инде кычыткан составындагы хлорофилл матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш органнары эшчәнлеген көйли.

Кыскасы, әбиләр әйтмешли “Бәәәк файдалы”. Әмма аны аллергиялеләргә кулланырга ярамый. Моннан тыш кан тамырында варикоз булучылар да куллана күрмәсеннәр. Инфаркт, инсульт кичерүчеләргә һәм корсаклыларга да киңәш итмиләр.

Чыганак:https://pixabay.com/ru/photos/крапива-сорняк-цвести-зеленый-430087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев