Нарат җиләге белән алма суы
Менә бу эчемлекнең файдасын укыгыз әле.
Алмадагы пектин матдәсе ашказанына тукланганлык хисе бирә. Нарат җиләгендә ( брусника) вирусларны үтерүче һәм юан эчәктә яман шеш булу куркынычын киметүче матдәләр бар. Майсызландырылган йогыртның аксымы матдәләр алмашы өчен файдалы.
250 г алма, 100 г нарат җиләген сыгып, 100 г йогырт аласы, һәм 1 аш кашыгы бал кушасы. Бу файддалы эчемлекне кулланырга тырышыгыз. Табибыгыз белән дә киңәшләшергә онытмагыз.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев