Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать шифаханәсе

Сөял чыгып интектерәме?

Халык медицинасына мөрәҗәгать итик әле.

Сарымсакны угыч аша чыгарып, суын сыгып алгач,  дуңгыз маен бермә-бер катнаштырып, ( хәләл түгел дисәгез терлекнең эч маен кулланып карагыз ) сөялгә ябарга кирәк. Сарымсак суын үзен генә сөртсәгез, тирегезне яндыруыгыз бар. Шушындый катнашма белән биттәге сипкелләрне дә бетерергә мөмкин.

×××

Сөялне кайнар суда җебетеп корыткач, ылыслы  агачларның яңа чәерен ябарга була. Бер тәүлек тотканнан соң, чәерне алыштырырга кирәк. Чәер табандагы яссы сөялләрне дә бетерергә ярдәм итә.

×××

Кызыл миләшне төеп, аны да сөялгә ябарга мөмкин.

×××

Чөгендер согы белән дә сөялләрне бетереп була.

×××
 
Сукыр кычытканны арпа оны белән бутап, парда тотып, яссы сөялгә япсагыз да файдасын тоярсыз. Бу катнашма шешләрне дә кайтара.

×××

Суган суына тоз кушып, сөялгә бәйләсәң дә файдасы бар.

×××

Тал агачын яндырып, көлен 33 процентлы серкәгә бутап, куе килеш сөялгә ябу  да сөялне төшереп, кычытуны басар.

×××

Чабыр үләнен төеп япсагыз да сөялне төшерергә булышыр.

“Гаилә календаре”

 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев