Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Арыда – “Алтын туй”

Ярты гасыр буе бергә яшәү өчен кешегә сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. «Алтын туй» – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул.

Ары авылында гомер кичерүче Гөлирә һәм Гарифулла Сафиннар иңне-иңгә куеп, бер-берсен бер караштан ук аңлап, бәхетле пар булып ярты гасыр дәвамында яшәүләрен билгеләп үттеләр. Аларны әлеге бәйрәмнәре белән Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы да котлады.
Сафиннар гаиләсе, аларның үткәне һәм бүгенгесе хакында тулы бер роман язарга булыр иде. Авыл җирлеге башлыгы да моны кат-кат ассызыклады. Мактанырлыгы бар шул Сафиннарның – гаилә башлыгы пенсиягә чыккач та күмәк хуҗалыкта эшләвен дәвам иткән, җәмәгате дә биредәге фермада озак еллар сыер сауган. Кыскасы, җирлек башлыгы – элекке күмәк хуҗалык җитәкчесе яхшы таныш бу гаилә белән һәм аларны ихлас , чын күңеленнән хөрмәт итә.
Гарифулла Сафин хезмәт юлын 1964 елны күмәк хуҗалыкта тимерче-эретеп ябыштыручы булып башлый. Ул чорда бу хезмәт иясе авылда мәртәбәле, юкны бар итеп оештыручы оста, башкача әйтсәк – бик кирәк һөнәр иясе. Кем әйтмешли, чүмеч кирәк булса да, сүбек кирәк булса да ярдәмен сорап аңа йөгерәсең. Ә Гарифулла һәрчак булыша, бүгенге көндә бик күп авылдашлары рәхмәтле аңа. Хәзер генә ул 3 бала һәм 4 оныкка тормыш бүләк иткән 73 яшьлек бабай! Заманында исә, “алтын куллы” тимерче-эретеп ябыштыручыдан пенсиядән соң да эшләвен сорыйлар, шулай итеп ул тагын 10 еллап шушы хезмәтне башкара.
Җәмәгате Гөлирәнең Арыга килеп төшүе дә хикмәтле, бирегә килгәнче шактый бормалы юллар узган ул. “Тумышым белән Апас якларыннан булсам да, әти-әнием үзебезнең Комыргуҗа авылына килеп төпләнгәннәр. Шунда үстем. Ә инде килен булып төшкәннән соң, 26 ел дәвамында күмәк хуҗалыкта сыер саудым. Әле башкалар аппарат кулланганда да, 10 еллап кул белән саварга туры килде”, – дип авыр сулый. Бүгенге көндә аңа да 70 яшь тулган.
Югарыда  Сафиннарның балаларын искә алган идем – бу теманы киңрәк итеп җәелдерергә дә була. Эш шунда, хәзер Казанда, Воркутада, Мари Республикасының Бәрәңге бистәсендә гомер итүче балалары туган көннәрне гомер буе онытмаслык, иң бәхетле һәм шатлык-куаныч бүләк иткән мизгелләр дип саный алар. 50 ел узса да, күңелләре һаман күтәренке, хөр күңелле, җор сүзле Сафиннарга карап, сокланып кайттым.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Сафиннарның пар канатлары каерылмасын.
«Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән ныклы», – диләр күршеләре Кадимовлар. Дөрестән дә шулай. Бу парга карап туймаслык. Ярты гасыр бәхетле гомер кичергән Сафиннар алдагы көннәрендә дә балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр, оныкчыклар сөяргә дә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев