Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ТАССРга 100 ел

Түбән Көектә ике кешегә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан истәлек билгесе тапшырдылар

Соңгы вакытта авыл җирлекләрендә юбилей медальләре тапшырыла. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары хөрмәтләнә.

Түбән Көек авыл җирлеген  дә  читләтеп узмады бу чара. Ветераннарны хөрмәтләп, табынга чакырып зурладылар.

Бөек Җиңү көненнән шактый ерагайганыбыз аларның сафларына карап та сизелә. Бик аз калган икән алар. Ике әби белән бер бабайга - Бәйрәмова Гизелбанат, Нигъмәтуллина Зөлкагдә һәм Әхмәдуллин Харис бабайга авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев юбилей медальләре тапшырды.

Ә Гомәр абый Җиһаншин белән Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановка бу көнне ТАССРга 100 ел тулу хөрмәтенә истәлек билгесе тапшырдылар.  

Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат  Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, мәгариф бүлеге мөдиренең әйдәп баручы белгече Гөлшат Закирова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев