Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

103 яшьлек Әтнә театры дәүләт театры статусы алуының 10 еллыгын бәйрәм итте

Тантаналы кичәдә Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов театрга дәүләт театры статусын алу чорын искә төшерде, әлеге эшне башлап йөргән Туфан Миңнуллинны җылы сүзләр белән искә алды.

Әтнә театрына дәүләт статусы бирелү районның авторитетына да бәйле дип саный Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

«Әлбәттә, дәүләт статусы бирелү буш җирдә генә булмады. Әтнә халык театрының 100 еллык тарихы бар иде. Мине дөрес аңлагыз — 200 ел тарихы булса да, районыбызның игенчеләренең, терлекчеләренең хезмәт нәтиҗәләре һәм республикада районыбызның авторитеты булмаса, бу статус була алмас иде», — диде район башлыгы Әтнә театрына дәүләт статусы бирелү уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә.

Аның сүзләренчә, бу 10 ел театр коллективы өчен зур сынау булган. «Без — Әтнә тамашачысы — театрыбызның һәр спектаклен басып алкышладык. Театрыбызга автобусларга заказ биреп күрше районнардан коллективлары белән киләләр. Бу — безнең зур горурлыгыбыз», — дип дәвам итте Габделәхәт Хәкимов сәхнәдән.

Район башлыгы театрга дәүләт театры статусын алу чорын искә төшерде, әлеге эшне башлап йөргән Туфан Миңнуллинны җылы сүзләр белән искә алды.

Театр артистлары белән әзерләнгән театральләштерелгән кичәдә Әтнә театрының соңгы 10 елдагы тарихы искә алынды, данлыклы премьералары турында сөйләделәр.

«Артист өчен шундый сәхнәң булу зур бәхет. Тагын да зуррак бәхет — тамашачың булу. Без күп җирдә булдык, Әтнә тамашачысы кебек тамашачы бер җирдә дә юк», — диде театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев театр коллективын һәм тамашачыны бәйрәм белән котлап.

Театр директоры Ленур Зәйнуллин уңышлар тагын да зуррак булсын иде дип теләде. «Безнең Әтнә театры Казан артының гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгы булсын иде. Чөнки безнең аңа бөтен мөмкинчелекләребез дә бар», — диде ул.

Театр артистларына Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Театрны юбилее белән котларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев килгән иде.

Фәрит Бикчәнтәев театрга булган хөрмәтен үзенең биредә куйган «Беренче мәхәббәт» белән белдерүен әйтте. Минзәлә театрына берничә ай элек кенә директор итеп куелган Илнур Гайниев үзенә киңәшләре белән ярдәм иткән Әтнә театрына рәхмәтләрен җиткерде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-03-2021/103-yashlek-tn-teatry-d-l-t-teatry-statusy-aluny-10-ellygyn-b-yr-m-itte-5815512

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев