Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

"Кияү абый" юлга кузгалды - Халыкара театр фестиваленә!

«Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале башланды кичә. Анда безнең Олы Мәңгәр халык театры да Рәдиф Сәгьди белән Хәбир Ибраһимның "Кияү абый" (12+) спектакле белән катнашачак.

11 май көнне Буада өч Казахстан театры чыгыш ясаячак дип  «Татар-информ»да оештыручылар журналистларга фестиваль турында мәгълүмат бирделәр.

«Барлыгы фестивальгә 29 коллектив килә. Бу – 600гә якын кеше. Бу алдагы елларга караганда бермә-бер артык. Быел Иран, Сербия, Төркия, Үзбәкстаннан театрлар килә», - ди Буа театры директоры Раил Садриев. Казахстан театрларына аерым игътибар Буа театрының Казахстанда еш булып, театрлар белән дә театраль тамашачы белән дә дус яшәвенә бәйле. Шушы көннәрдә театр Казахстанга фестивальгә кузгала.

Фестивальдә Мәскәүдән Россия Армиясе театры, Санкт-Петербургтан Райкинның Эстрада театры, Ярославльдән Волков исемендәге театр һәм башкалар катнашачак.

Быел оештыручылар программага Татарстан театрларын азрак керткәннәр. «Былтыр без аларның бөтенесен чакырдык, быел мөмкинлек булмады. Бары тик Кариев театры, Казан ТЮЗы, Бөгелмә драма театры, «Әкият» курчак театры гына катнашачак. Килә алсалар, Камал театры да чакырулы», - ди Раил Садриев.

Оештыручылар сәхнәләр саны да артуын әйтәләр. Спектакльләр алты район сәхнәсендә - Буадан тыш, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Апас сәхнәләрендә дә уйналачак.

Фестиваль ачылу тантанасы Буа үзәк паркында була. Шул ук көнне «Фестиваль кубогы» футбол турниры да билгеләнгән. Ябылу тантанасы Тәтеш шәһәрендә булачак.

татар-информ

-Узган ел халык театрллары арасыннан без генщ барган иддек, быел ун халлык театры катнаша, - ли Рафис Сәләхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев