Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Тагын өлгерделәр...- беткәч тә халык таралмады

Быел Театр елын зурлап билгеләп үтәбез.

Әлеге уңайдан һәр авыл җирлегенә, шул исәптән  район мәдәнимят хезмәткәрләренә дә спектакль сәхнәләштерү турында сүз булган иде. Кушу белән үтәү арасында аерма җир белән күк арасы, кемдер чынлап эшкә тотына, кемдер тамга өчен ярар, ди.

Арылар бу исәптә түгел. Алар, кырыкка ярылса ярыла, тик үзләренчә, булсынга эшлиләр. Беренчеләрдән булып, Аяз Гыйлаҗевның "Шикәрем син,  балым син" (6+) спектаклен сәхнәләштереп, авыл халкына тәкъдим итәргә дә өлгерделәр. 

Бердәмлек көнен билгеләп, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев Ары халкын бәйрәм белән котлап, мәдәният хезмәткәрләре спектакль тәкъдим иттеләр. 

-Тамашачылар бик җылы кабул итте, хәтта авыл җирлеге башлыгы үзе: "Искиткеч спектакль булган бу" дип бәяләп, халыкның күпләп килүен әйтте. Спектакль тәмамлангач, грим бүлмәсенә кереп, рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Зал алкышларга күмелде, тиз генә таралмады да халык, - дип хәбәр итте Арыда яшәүчеләр.

- Спектакльдә Әминә ролен - Раилә Кадимова, Бәдриҗамал ролен -Диләрә Галләмова, Солтангәрәйне Данил Латыйпов, Әмирханны Фәрит Кәримов, Сәрбиназ ролен Миләүшә Сибгатуллина башкарды, - дип ачыклык кертте хәбәрчебез Фидаил Кадимов.

Ф. Кадимов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев