Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында - бәйрәм!

Шушы көннәрдә Әтнә театрының берничә артисты үзләренең күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Узган җомгада "Бишек җыры" спектакленнән соң театр коллективы Сылу Бәйрәмова белән Таһир Фәйзрахмановны котлады. Сылу ханымга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Бу көнне 70 яшен тутырган, Әтнә театрының легендар артисты Таһир ага Фәйзрахманов сәхнәгә күтәрелгәндә зал аягүрә басып алкышлады. Әтнә тамашачысы яраткан артистына хөрмәтен, яратуын әнә шулай җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев