Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Әтнә театрында яңа премьерага әзерлек башланды

Әле генә "Җомга базары" спектакле әзерләнә, дип яздыгыз, диярсез. Әйе. Алар бер-берсенә комачауламый.

Хәй Вахитнең "Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә якташыбыз танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куячак. Аллаһы боерса, премьераны көз көне  күрә алачакбыз. 

Әлегә шулай дип тәгаенләп торалар. Шулай итеп, театр коллективында ике спектакльгә әзерлек бара. "Җомга базары" һәм "Беренче мәхәббәт". Берсен үзебезнең режиссерыбыз Рамил Фазлыев сәхнәләштерә, икенчесен  - Фәрит Бикчәнтәев. Бу спектакльләр берничек тә начар була алмый. Дөньялар тыныч, көннәребез имин, үзебез сәламәт булыйк.

Фотоларны инстаграмнан театр альбомыннан алдык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев