Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан гөбәдия рецепты

Камыры: 1) 1 б.к. чүпрә, 2) 2 а.к. песок, 3) 1 б.к. тоз, 4) 50 гр. сыер мае яки каймак, 5) 100 мл. су, 6) 1 йомырка, 7) он.

Чүпрәне , әз генә песок салынган җылымса суда җебетеп алырга. Эрегән сыер маена су, йомырка, тоз, песок, чүпрәле суны салып болгатырга. Әз-әзләп кирәгенчә он салып камыр ясарга. Камырны пакетка салып холодильникка куям. Болай эшләгәндә , камырдагы эрегән сыер мае холодильникка кергәч катып китә, шунлыктан гөбәдиягә камырны җәергә һәм кырыйларын эшләргә бик уңайлы була.

Эчлеге:
1) корт,
2) ярты стакан дөге,
3) 2 йомырка,
4) 1 ст. вак җимеш,
5) 1 стаканга якын песок, кем баллы яратмый әзрәк салыгыз,
6) 1 п. (180 гр) сыер мае.

Дөгене юып, тозлы суга әз генә сыек май салып бүрттереп(пешереп) алырга( сыек май салып эшләгәндә дөгеләр бер-берсенә ябышмый). Суын саркытып, салкын су белән юып дуршлагка салып саркытырга.
Камырны холодильниктан алып, җәеп, майланган табага салырга. Өстенә корт җәяргә, дөге, теге бер стаканга якын(әзрәк салып эшләсәгез дә була, кем ничек ярата) песокның яртысын салырга, өстенә угычтан уылган йомырка, юып, киптерелгән вак җимеш, өстенә калган песокны сибәргә һәм сыер маен телемләп куярга. Өстенә калган камырны җәеп гөбәдияне бөгәргә. Гөбәдиянең өстен, уртасына кечкенә генә тишек ясыйм һәм өске ягын чәнечке белән төртеп чыгам. Өстен майлап, вакланган печенье яки онга песок, май кушып болгатып, шуны уалап сибергә һәм духовкада пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев