Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Коймак рецепты

Гөлгенә Сабитовадан коймак рецепты

Коймак пешерү өчен кирәк булачак:

1) 600 мл сөт,
2) 2 йомырка,
3) 3 а. к. песок,
4) 1 б.к. тоз,
5) 3 а.к. сыек май,
6) 0.5 б.к чәй содасы,
7) 200 гр он.

Оннан кала барлык әйберләрне салып әйбәтләп болгатырга. Әз-әзләп кенә он салып сыек кына камыр ясарга. Табаны беренче коймакны салганда гына майларга, аннан соң майларга кирәк түгел. Коймакларны пешерергә. Юка гына коймаклар әзер дә була.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев