Кыярны татлы борыч белән маринадлау рецепты
Тәмле булсын

Кыярны татлы борыч белән маринадлау рецепты

Кыярга үзгә тәм керсен өчен татлы борыч салырга мөмкин.

Өч литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә. Банка төбенә 2-3 укроп зонтигы, 3-4 тырнак сарымсак, 1 татлы борыч, тамыры белән петрушка салырга.

Кыярларны юарга һәм башларын кисәргә, анннары банкаларга тыгызлап тутырырга. Өстенә кайнар су коярга һәм 15-20 минут каплап тотарга.

Соңыннан суын кәстрүлгә авыштырырга, кайнатып чыгарырга һәм маринад ясарга.

3 литр маринад өчен: 8 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз.

Маринадны кайнатып чыгарырга, 2 минут кайнатканнан соң 1 стакан аш серкәсе яки 1 аш кашыгы лимон кислотасы салып болгатырга. Бу маринад ике өч литрлы банкага җитә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/28-06-2021/kyyarny-tatly-borych-bel-n-marinadlau-retsepty-5828290


Нет комментариев