Раилә Минибаевадан кетердәп тора торган кәбестә салаты рецепты
Тәмле булсын

Раилә Минибаевадан кетердәп тора торган кәбестә салаты рецепты

Бер кич кунгач, салат әзер була.

Кәбестәне турыйбыз, кишерне вак угычтан уабыз. Болгар борычын һәм сарымсакны турыйбыз. 

Маринад ясыйбыз: 
Ярты литр кайнаган суга, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы песок, 50 мл уксус һәм көнбагыш мае салабыз.

Яхшылап болгатабыз, банкаларга тутырып холодильникка куябыз.

Икенче көнгә салатыбыз әзер була. Тәмле булсын.


Нет комментариев