Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тарталетка эченә нәрсә салырга була?

Бәйрәм табынына бер дигән.

Эремчекле сыр белән.

150 гр эремчекле сыр
1 тырнак сарымсак яки берничә ботак укроп
15–18 зур булмаган тарталетка
100-150 грамм кызыл икра

Сырны уылган сарымсак яки укроп белән кушыгыз да тарталеткаларга салып чыгыгыз. Өстенә кызыл икра куеп, укроп белән бизәгез.

Тавык, гөмбә, йомырка белән.

500 грамм тавык түше
3 йомырка
300 грамм шампиньон
1 суган
2 аш кашыгы үсемлек мае
тәменчә тоз
3 аш кашыгы майонез
15-20 уртача тарталетка

Шампиньон белән суганны кыздырабыз. Тоз, борыч сибәбез. Пешкән тавык ите белән йомырканы шакмаклап турыйбыз. Гөмбә белән суганны кушып, майонез салып болгатабыз да тарталеткаларга тутырабыз. Петрушка, зәйтүн җимеше белән бизәргә дә була.

Тәрәч балыгы (треска) белән.

1 йомырка
120 грамм консервланган тәрәч бавыры
ярты кыяр
тоз
6-8 уртача тарталетка

Пешкән йомырка белән кыярны вак итеп ашкмаклап турыйбыз. Балык баврын чәнечке белән изәбез. Барысын бергә кушып, тарталеткаларга тутырабыз.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев