Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Тәмле кабымлык

Гөлгенә Сабитовадан тәмле кабымлык рецепты

1) кабачки,
2) помидор,
3) сыр,
4) майонез,
5) соевый соус,
6) тоз, сарымсак.

Кабачкиның кабыгын әрчергә, түгәрәкләп турап өстенә бераз тоз сибеп болгатып куярга. Әзрәк торганнан соң суы чыга, суын түгәргә. Кабачкилар өстенә 2 а.к. майонез, 1 а.к. соевый соус, 1-2 тырнак сарымсак уып болгатып куярга. Бераз торганнан соң майлы табада кабачкиларны кыздырып алырга. Кызган кабачкиларны салфетка җәелгән тәлинкәгә куеп торам, артык майлары салфеткага сеңсен өчен.
Аерым тәлинкәгә сыр уарга, сарымсак, укроп, майонез салып болгатырга һәм кабачкилар өстенә салып чыгарга( кабачкиларны салфеткалардан алып чиста тәлинкәгә тезәм). Өстенә помидор тезәргә.
Бииик тәмле кабымлык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев