Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Олы Әтнә авылында җәяүлеләр өчен тротуарлар эшләнә

Соңгы вакытта Олы Әтнә авылында барган үзгәрешләргә игътибар итми калмагансыздыр.

Авылның үзәге– Карл Маркс урамында җәяүлеләр өчен тротуар барлыкка килде. Әлеге тротуар Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр 277 метр озынлыкта эшләнде. Тротуарның киңлеге 1 метр 200 сантиметр булды. «Бу хезмәт үзара салым акчасына башкарылды», – диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Моннан тыш, Ак Барс банкяныннан Тукай авыл хуҗалыгы техникумына кадәр җәяүлеләр өчен тротуар эшләнеп бетеп килә. Бу эш муниципаль программаның юл фонды тарафыннан тормышка ашырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, Совет урамында да Арча юнәлешендә һәм Күшәр чатына кадәр ут баганалары куелып бетте. Шулай ук «Кояшкай» балалар бакчасы янындагы «лежачий полицейский» да эшләнә.

– Кызганычка каршы, ул ватылып, техника йөрү өчен кыенлыклар тудыра башлаган иде, – дип искәртеп үтте Азат Гыйльметдин улы.

Район үзәге көннән-көн матурая, үзгәрә. «Шәһәр урамнарыннан ким түгел, Әтнә юллары иң яхшысы», – дигән сүзләрне еш ишетәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем ясаган бу проектны? Аның үзен көзге яңгырлы көннәрне шушы тротуардан йөртергә кирәк! Читтәрәк эшләргә урын җитми мәллә? Машина юлына терәп эшлиләр....