Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин

Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.

Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләшү булды.

Бу нисбәттән, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнгән. Ул хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләүне күздә тота. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетының закон проектын Дәүләт Советына керткәнен әйтте. Комитет рәисе Разил Вәлиев бу закон проекты турында сүзнең инде 8 елдан бирле барганын искәртте. Ул бу закон проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланганын, бу максатларга 9,5 млн сум акча кирәк булуын билгеләп үтте.

Ирада Әюпова әйтүенчә, транспортка чыгымнар булмаячагын исәпкә алганда, әле эшен башлап кына җибәрүче авыл белгече өчен бу бик әз акча түгел.

Депутатлар закон проектын беренче укылышка тәкъдим иттеләр. Парламент утырышы 24 сентябрьдә узачак.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Гөлнар Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие яшь белгеч

2
X