Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан 2019 елда цифрлы телевидениегә күчәчәк

Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә.

Татарстан 2019 елда, «аналог»тан баш тартып, цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1нче канал, Россия 1+Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Күп кенә татарстанлылар цифрлы сигналны кабул итәргә сәләтле заманча телевизорлар сатып алды инде. Мондый телевизор хуҗаларына аларны, әгәр бу элегрәк эшләнмәгән икән, «аналог»тан цифрлы сигналны кабул итү режимына күчерергә кирәк.

Телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга махсус приставка-ресивер сатып алырга киңәш ителә. Аның бәясе - 700-800 сум.

Сораулар туган очракта, 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк. карта.ртрс.рф. сайтында барлык станцияләр белән танышырга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174770/

Фото: Султан Исхаков/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X