Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Футбол буенча Дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Г.Камал исемендәге театр

Чемпионат чорында татар театрында 11 спектакль күрсәтеләчәк.

Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты узган көннәрдә спорт сөючеләргә бүгенге репертуарындагы әсәрләрен тәкъдим итәчәк.

14 июньдә “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин) спектаклен күрсәтәчәкләр. Башлана 19.00 сәгатьтә.

15 июньдә “Гөргөри кияүләре” (Т.Миңнуллин) булачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

17 июньдә “Тормышмы бу?” (Г.Исхаки) әсәре тәкъдим ителәчәк. Башлана 18.00 сәгатьтә.

21 июньдә “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев) спектакле куелачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. 

22 июньдә “Ут күршеләр” (С.Юзеев) әсәре уйналачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

23 июньдә репертуарда – “Сөясеңме, сөймисеңме” (Ф.Бүләков). Башлана 18.00 сәгатьтә.

28 июньдә “Әтәч менгән читәнгә” (А.Гыйләҗев) спектакле күрсәтеләчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

29 июньдә “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин) пьесасын карарга мөмкин. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Театрда 4 июльдә – “Килә ява, килә ява” (З.Хәким), 5 июльдә – “Бармы ришвәттән дәва?” (З.Хәким) һәм 6 июльдә “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин) сәхнә әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Бу спектакльләр 19.00 сәгатьтә башлана. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/06/165403/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев