Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар

“Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты басмаларын популяр интернет-кибеттә сата башлаганнар. “Ozon.ru” сайтында татар мәдәнияте һәм тарихы турында 22 басманы алып була.

Татарстан китап нәшрияты үз продукциясен Россиянең онлайн-ритейлерлары аша халыкка таныту өчен, татар әдәбиятын интернет-кибет мәйданнарында урнаштыру турында килешкән.

Интернет-кибеттә сатыла торган китаплар арасында Раил Фәхретдиновның “История татар”, Алла Сальникованың “Татарская „Алифба“: история и современность”, шулай ук “Татарстан халыклары әкиятләре” китаплары бар.http://tatar-infor

Моннан тыш, интернет-кибеттән әдәбият дәреслеге, шул исәптән Ләйсән Шәяхмәтованың “Татарский язык для начинающих. Интенсивный курс” басмасы, Фираз Харисовның “Иллюстрированный татарско-русский тематический словарь” һәм башка басмаларны алырга була.

Татарстан китап нәшриятының “Ozon.ru” сайтына тәкъдим ителүче китаплар саны киләчәктә артачак. Шулай итеп, интернет-кибеттә татар әдәбияты китапханәсе озакламый тагын 10 исемдәге китапка тулыланачак. 


 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/04/165261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев