Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнә шоферларына 26 протокол төзелгән

Узган атна барышында, яъни, 10-16 август көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче 26 кеше административ җаваплылыкка тартылган, димәк.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, алар арасында өч йөртүченең иминият полисы булмаган, бишесе – куркынычсызлык каешын такмаган, ике йөртүченең машина номерлары пычрак, өчесе – тонировкалы машинада йөри. Биш йөртүче штрафын вакытында түләмәгән. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.
Кисәтү
Көннәр көзгә таба авышты. Көннәр кыскара, төн­нәр озая бара. Юлларда саклыкны тагын да көчәйтү кирәк. Яктылык кайтаргыч элементлар турында да онытмасагыз иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев