Әтнә таңы

Бозлавык – сак булыгыз

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2-8 ноябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 52 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Реклама

Тугыз йөртүчегә – машина номерлары пычрак булганга, ике җәяүлегә – юлны дөрес урыннан чыкмаганга, җиде йөртүчегә – куркынычсызлык каешын тагып йөрмәгән өчен, алтысына “тонировка” өчен протколлар төзелгән. Өч йөртүченең “страховкасы”юк, бер йөртүче “обгон”гы чыккан. Штрафларын вакытында түләмәүче йөртүчегә дә административ протокол төзелгән. “Һава торышы үзгәрүчән – юлларда бозлавык, – ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. – Берүк игътибарлы булыгыз. Киемдә яктылык кайтаргычлар булу мөһимлеген дә онытмагыз”.14 -20 ноябрь көннәрендә «Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне» профилактик чарасы уза.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: