Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Һәр елның өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучыларны искә алабыз

Быел ул 20 ноябрьгә туры килә.

Башта статистикага күз салыйк. Татарстанда 10 айда 2760 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 256 кеше һәлак булган, 33386 кеше тән җәрәхәтлә9ре алган. Бу очракта “Россиянең милли проектлары” кысаларында республика территориясендә агымдагы елның 10 аенда 16 яшькәчә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте мәгълүматларын барлау урынлы булыр. Бу чорда 364 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 11 бала һәлак булып, 384 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар катнашында 130 юл-транспорт һәлакәте булып, 6 бала һәлак булган, 150 бала тән җәрәхәте алган. Ә менә җәяүле балалар 169 юл-транспорт һәлакәтендә катнашканнар: кызганычка каршы 2 бала вафат, 171 бала тән җәрәхәтенә дучар.
Биредә куркынычсызлык каешын һәм яктылык кайтаручы элементны телгә алу урынлы булыр. 8 октябрь көнне “Тойота” һәм “Рено” автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә “Рено” әйләнеп каплана. Шөкер, 9 яшьлек малай бары тән җәрәхәтләре алып, исән-сау кала. Аны куркынычсызлык каешы тагу коткара. Ә менә 23 октябрь көнне Буада “Рено” автомобиле яшүсмер идарә иткән мопед белән бәрелешә. Яшүсмернең “права”сы юклык ачыклана. 28 октябрь көнне Казанда “Хендэ” автомобиле 12 яшьлек баланы бәрдерә. Ул тиешле булмаган урыннан юлны аркылы чыгып маташа. Өстәвенә бернинди яктырткыч элементы булмый.
Әти-әни колагына:
- Бала 140 сантиметрдан кечерәк буйлы икән, яктылык кайтаручы элементны рюкзагына, җиңенең өске өлешенә яки баш киеменә беркетегез;
- Автомобилегездә яктылык кайтаручы жилет йөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев