Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә ике юл һәлакәте теркәлде

Юлларда “Тоннель” профилактик чарасы узу турында хәбәр иткән идек.

 Аның барышында барлыгы 75 транспорт чарасы һәм 82 кеше тикшерелде. Ике йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргән, икесенең – документлары өйдә онытылып калган, тагын икесе – руль артына иминият полисы булмаган хәлдә утырган, бер йөртүченең машина номерлары пычрак, берәү машина утын яндырмаган – аларның барысына карата  административ протокол төзелгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр.
Узган атна барышында район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәмәү белән бәйле барлыгы 50 административ протокол төзелгән. Алар арасында бишесе – номерлар пычрак булганга, сигезе – куркынычсызлык каешы куймау сәбәпле, алтысы – иминият полисы булмаганга, бишесе – тонировка өчен. Тагын бер йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен штраф түләячәк. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручы – берәү. Биш йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев